Теләченең "Родник" үзәге белгечләре сораштыру үткәрде

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Бүген Теләченең “Родник” халыкка  социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре,  социаль ярдәм алучылар арасында күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатын билгеләү максатыннан, анкеталы сораштыру үткәрде.

Әлеге сораштыруда тормышлары социаль яктан авыр булган һәм куп балалы гаиләләр, шулай ук ялгыз торучы пенсионерлар, инвалидлар һәм комплекслы ярдәм күрсәтү оешмасында исәптә торучы башка категориядәге кешеләр дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International