«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләрне ачу белән көрәшергә өйрәтәләр

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Җитлеккән шәхес сыйфатларын формалаштыру максатыннан Алексеевскиның «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Лилия Ещева балалар белән «Ачуны җиңәргә өйрән» дигән тренинг уздырды.

Балалар ачуның нәрсә икәнлеге, кешенең ачуы чыкканда һәм эмоцияләрне чыгарганда нәрсә хис итүе турында фикер алыштылар. Дәрестә катнашучылар шулай ук ачу һәм кадаклы койма турындагы гыйбрәтле хикәяне тыңладылар. Аннары приютта тәрбияләнүчеләргә ачу белән көрәшергә ярдәм итүче «Һава шары» һәм «Таган» күнегүләрен башкарырга тәкъдим ителде.

Соңыннан «Минем ачуым» ял итү күнегүе үткәрелде, балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International