Бүген Татарстандагы Регион белән идарә итү үзәге базасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре өчен «Госпаблики» белем бирү программасы уза.
Тыңлаучыларны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин сәламләде.
Комплекслы үзәкләр хезмәткәрләрен мәгълүмат киңлегендә, «Госпаблики» системасында эшләү үзенчәлекләре белән таныштыралар, пабликларны, төрле төр публикацияләрне булдыру кагыйдәләре, социаль челтәрләрдә республика халкы белән хезмәттәшлек үзенчәлекләре турында сөйлиләр.
