Лаеш тернәкләндерү үзәгендә күңелле Май чабу

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Май чабу бәйрәме уздырдылар. Учреждениедә рус фольклоры бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Атна буе балалар бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр: плакатлар, костюмнар һәм бәйрәм атрибутлары әзерләделәр, коймак пешерделәр.

Бәйрәм халык күңеленә хуш килде: рус халык көйләре, биюләр һәм әйлән-бәйлән уйнау, уеннар һәм күңел ачулар. Бөтен җирдә шатлык һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде. Балалар кышны озаттылар, яз һәм кояшны коймак белән каршы алдылар.

Бәйрәм чараларында Лаеш шәһәренең София соборының Сергий атакае катнашты. Ул чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм тынычлык, игелек һәм мәхәббәт теләде.

Чара 2022 елда грант ярдәме алган «Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International