Авыр тормыш хәлендә калган балаларга җылылык, кайгырту һәм игътибар күрсәтү Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Миңнесафия Баһавиева өчен күркәм традициягә әверелде.
Шушы көннәрдә учреждение белгечләре Альбина Сираева һәм Ирина Баранова балалар йортында тәрбияләнүчеләргә игелекле әбидән бүләкләр тапшырдылар. Балалар Миңнесафия Баһавиева белән күптән таныш, аны яраталар һәм көтәләр. Бу юлы да балалар йортында тәрбияләнүчеләр интернат-йорт белгечләреннән өлкән яшьтәге кешенең хәле турында сораштылар, аңа рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук балалар якын арада «көмеш» хәйриячене килеп күрергә вәгъдә иттеләр.