Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә балалар йортында тәрбияләнүче балигъ булмаганнар белән Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне һәм Освенцимны азат итү еллыгы уңаеннан чара уздырылды.
Балаларга концентрацион лагерь турында документаль фильм күрсәтелде. Видеоматериал балаларга бик нык тәэсир итте. Фильмны караганнан соң актив фикер алышу булды.
Фильмны 15 балигъ булмаган бала карады.