Лаеш тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт буын» лицее кунаклары булып китте

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

«Православие мәдәнияте: инвалид балалар өчен һөнәрчелек мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәт буын» күп профильле лицее технологиясе укытучысы Анна Василевская мастер-класс уздырды.

Кул астындагы материалдан курчаклар ясау бик җиңел эш түгел. Монда кул бармакларының яхшы хәрәкәтләре, төрле материаллар белән эшли белү һәм эстетик тәм кирәк. Анна Ивановна балаларны моңа өйрәтте дә инде. Хәзер һәр баланың үз кулы белән ясалган курчагы бар.

Шулай ук «Сәламәт буын» лицееның «Атмосфера» театр коллективының яшь актерлары тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә «Поляр экспресс» фәлсәфи спектаклен күрсәттеләр. Соңыннан кунаклар балаларга үз куллары белән ясалган бүләкләр һәм иҗат өчен канцелярия кирәк-яраклары бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International