30 гыйнварда Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында хезмәт буенча инструктор Ольга Давыдова тукыма кисәкләреннән әйбер тегү буенча дәрес үткәрде. Диван мендәре өчен тыш ясау чарасында мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Дәрестә балалар тукыма кисәкләреннән тегү алымнары белән танышуны дәвам иттеләр. Аларга мендәр тышы ясарга тәкъдим иттеләр. Башта балалар әзер эшләнмә үрнәген карадылар, аның конструкциясен, үтәү техникасын анализладылар, куркынычсызлык техникасын кабатладылар, аннары практик эшчәнлеккә керештеләр.
Биремне балалар яхшы үтәде, мендәр тышлары матур килеп чыкты.