Бүген РФ Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, шулай ук учреждение җитәкчесе Наталья Трифонова Россия омбудсменына экскурсия үткәрделәр.
Шулай ук мөмкинлекләре чикле балаларның тернәкләндерүе белән Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец, VIII чакырылыш РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, шулай ук ТР мәгариф министры урынбасары Әсәдуллина Алсу таныштылар.
Кунаклар инвалидлыгы булган балаларга социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын бәяләделәр һәм аларның әти-әниләре белән аралаштылар. Очрашу барышында кечкенәдән балаларны реабилитацияләү һәм абилитацияләү, аларның гаиләләренә ярдәм итү программаларына аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, очрашуда катнашучылар үсештә күптөрле тайпылышлары булган балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.