Сарман муниципаль районында профсоюз активы конференциясе узды, анда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре бөтенроссия һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты.
Профсоюз комитеты әгъзасы, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Гөлнара Хуҗина актив профсоюз эшчәнлеге тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Актив эше, профсоюз белән социаль партнерлыкны үстерү, намуслы хезмәте өчен Гөлнара Хуҗина РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
