«Бердәм Россия» кадрлар проектын башлап җибәрде

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясе гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүдә, өстәмә һөнәри белем бирүдә, эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Моя карьера с Единой Россией» проектын башлап җибәрде. Проект белән РФ Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Исаев җитәкчелек итә.

Узган ел проект Россиянең 5 пилот төбәгендә эшләде: Калуга, Липецк, Рязань өлкәләрендә, Камчатка краенда һәм Удмурт Республикасында. 2023 елның 1 гыйнварыннан һөнәри юнәлеш бирү чаралары бөтен ил халкы өчен дә ачык.

Кадрлар проекты яңа икътисадый шартларда мәшгульлек мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүгә юнәлдерелгән. Ел ахырына проект чаралары белән 1 миллионга кадәр кешене колачлау планлаштырыла.

Әлеге максатларга ирешү өчен, Россия Хезмәт министрлыгы белән берлектә, мәшгульлеккә ярдәм итүнең төрле формаларын үз эченә алган чаралар китапханәсе төзелде:

Цифрлы карьера үсеше пунктлары

Карьера үсешенең цифрлы үзәкләре гражданнарга «Россиядә эш» платформа сервисларын кулланып эшкә урнашырга ярдәм итәчәк.

Эшсезләр өчен һөнәри юнәлеш экскурсияләре

«Бердәм Россия» партиясе депутатлары гражданнар өчен предприятиеләргә экскурсияләр уздырачаклар һәм төбәкләрнең икътисад үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр. Тур барышында эшсезләр резюмеларын калдырып, әңгәмә турында килешә алачак.

Эш ярминкәләре

Эш эзләүче россиялеләр өчен вакансияләр ярминкәләренең төрле форматлары каралган: индивидуаль һәм массакүләм, онлайн һәм офлайн, «Бердәм Россия»нең нокталарында, шулай ук социаль якланмаган халык категорияләре өчен вакансияләр ярминкәләре.

Карьера остаханәләре

Депутатлар мастер-класслар һәм эшкә урнашуга ярдәм итүче консультацияләр үткәрәчәкләр. Темалар даирәсе актуаль сорауларны үз эченә ала: резюме төзүдән алып карьера консультациясенә кадәр.

Социаль контракт

Белгечләр социаль контракт һәм үз бизнесыңны ачканда акчаны дөрес тоту турында киңәшләр бирәчәк.

Хатын-кызлар клублары

Проект кысаларында хатын-кызларны, шул исәптән мобилизацияләнгән гражданнарның хатыннарын эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелде. «Бердәм Россия» партиясе хатын-кызларга квалификацияләрен күтәрергә, яңадан укырга һәм яңа һөнәри компетенцияләр алырга тәкъдим итәчәк.

«Республикада проектның партнеры булып ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора. Чараларны тормышка ашыруга барлык мәшгульлек үзәкләре дә керешәчәк. Хәзерге вакытта алар яңа форматларга керешергә әзерләнәләр. Проект уңышлы булырга тора. Быел без 27 меңнән артык татарстанлыны колачларга планлаштырабыз. Республика халкы өчен бу – яңа карьера перспективаларын ачу мөмкинлеге», – дип хәбәр итте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.

«Бердәм Россия» әзерләгән бу һәм башка чаралар гражданнарның мәшгульлегенә һәм эшсезлекне булдырмауга ярдәм итәчәк. Проектта катнашу эшне табарга яки үзгәртергә теләгән кешеләр өчен карьера баскычы булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International