«Умырзая» тернәкләндерү үзәге белгечләре үз белемнәрен арттыруга зур игътибар бирәләр

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүдә компетентлылыкны арттыру максатыннан Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең социаль педагогы Илсинә Нуриева «Иҗади уен лабораториясе» программасы буенча укулар узды.

Дәресләр кичке вакытта, видеоэлемтә режимында узды. Санкт-Петербургтан тренер-укытучы Татьяна Игрушкина җитәкчелегендә уен үсешенең эчке һәм тышкы шартларын карадылар. Онлайн-курста катнашучылар, тренер практикасыннан видеоматериалларны өйрәнеп, баланың мәнфәгатьләрен күзәтергә, аның белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр. Һәр дәрестән соң укучылар өй эшләрен башкардылар.

«Курс уен төрләре, онтогенез турында белемнәрне актуальләштерергә һәм системалаштырырга, уен өчен мәйданны ничек төзергә икәнен белергә, фикердәшләр табарга мөмкинлек бирде», – дип уртаклашты Илсинә Нуриева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International