«Яңарыш» үзәге карамагындагы балаларның социаль-мәдәни тернәкләнүе

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр актив социаль-мәдәни тормыш белән яшиләр. Мөмкинлекләре чикле балаларны социаль-мәдәни тернәкләндерү үз-үзеңә хөрмәтне арттыруга, иҗади потенциалны, аралашу күнекмәләрен үстерүгә һәм актив тормыш позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Тарихи-мәдәни агарту кысаларында Җирлекара үзәк китапханә белгечләре балалар өчен Алексей Толстойның 140 еллыгына багышланган мәдәни-агарту мультимедиа сәгате оештырдылар. Балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында белделәр, кызыксынып автор әсәрләрен тыңладылар, сюжетлар буенча фикер алыштылар, хикәяләр геройлары турында үз фикерләрен әйттеләр. Балалар язучының жанр һәм тематик төрлелеге белән гаҗәпләндерә торган иҗатына кагыла алдылар.

Шулай ук балалар Ярослав Гашек әдәби-мемориаль музее хезмәткәрләре оештырган «Чемоданнан хикәя» дигән музей чарасында булдылар. Экскурсоводның кызыклы лекциясе ярдәмендә балалар Яңа ел агачы һәм борынгы уенчыклар турында күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Моннан тыш, балалар чыршы уенчыклары ясау һәм имбир прәннекләрен бизәү процессы белән таныштылар. Балалар музейга барудан бик зур ләззәт һәм тәэсирләр алдылар.

Социаль-мәдәни чаралар социумда уңышлы адаптацияләүгә, рухи-әхлакый үсешкә һәм тәрбияләүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International