19 гыйнварда Тәтеш муниципаль районы администрациясендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашында социаль яклау бүлеге һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре коллективларының җыелышы булды.
Тәтеш муниципаль районында социаль яклау органнарының эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында доклад белән социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова чыгыш ясады.
Рәмис Сафиуллов катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеше һәм үсеш перспективалары белән таныштырды.
Шулай ук тармак белгечләрен бүләкләделәр. Тәтеш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Марина Земкова бүләкләнде. «Тәтеш балкышы» үзәге социаль хезмәткәре Галина Коннова һәм Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Татьяна Кузнецова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
