«Ышаныч» үзәгендә сынлы сәнгатьнең яңа техникасын үзләштерәләр

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә стационар төркемдә тәрбияләнүчеләр сәнгать иҗатының яңа гадәти булмаган техникасын – тоз белән рәсем ясауны үзләштерәләр.

Бу бик кызыклы һәм катлаулы булмаган сынлы сәнгать техникасы, ул күләмле образлар тудырырга мөмкинлек бирә. Рәсем ясауның оригиналь ысулы тәрбияләнүчеләрдә зур кызыксыну уятты.

Тоз белән ясау техникасы эшләрнең төгәллеген үстерергә ярдәм итә, сәнгать хезмәтенә кызыксыну уята, баланың иҗади сәләтен, фантазиясен үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International