«Изгелек» үзәге тернәкләнүчеләре төсләрнең кешегә ничек тәэсир итүен белделәр

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Минем төсле дөньям!» чарасы узды. Аның максаты – социаль хезмәт алучыларны психик һәм эмоциональ халәтне яхшыртучы сәламәтлекне саклаучы ысул белән таныштыру.

Катнашучылар кайбер төсләрнең психофизиологик һәм психологик эффектлары һәм һәр төснең психоэмоциональ халәткә уңай һәм тискәре йогынты ясый алуы турында белделәр. Социаль хезмәт алучылар үз хисләрен күзәтеп, ни өчен кайбер төсләрне яратуларын яки яратмауларын аңладылар, тормышларыннан мисаллар китерделәр.

Чарада сигез кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International