«Игелек визитлары» социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече тарафыннан социаль хезмәт алучыларга «Игелек визиты» оештырылган.

Белгеч И.Р. Шәрипова фикеренчә, уен терапиясе – өлкән яшьтәге кеше өчен файдалы ял. Күпчелек кеше өчен, яшенә карамастан, уеннар яраткан эшчәнлек төре булып тора. Уеннар өлкәннәрне тискәре уйлардан һәм көнкүреш проблемаларыннан читкә юнәлтү, стресс дәрәҗәсен киметү, психологик халәтне яхшырту өчен бик мөһим.

Социаль хезмәтләр алучылар белгечкә күңелле вакыт үткәргән өчен өчен рәхмәт белдерделәр һәм кабат очрашырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International