Әлмәт шәһәренең «Россиядә эш» кадрлар үзәге 15 сентябрьдә эшсез гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырган.
Чарада 10 оешма – «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖ, «Агроторг» ҖЧҖ, «Баулюкс» ҖЧҖ, «Тандер» АҖ, «Зенит банкы» ГАҖ, «Транснефть-Кама буе» АҖ, «Таграс-Энергосервис» ҖЧҖ, «Римера-Алнас» ҖЧҖ, Россия Федерациясе милли гвардиясенең Татарстан Республикасы буенча ведомстводан тыш сак идарәсе, «Таттелеком» ГАҖ вәкилләре катнашты.
Эш бирүчеләр түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим иттеләр: каравылчы, кече тәрбияче, ярдәмче эшче, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, кухня эшчесе, сатучы, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, юл эшчесе, слесарь-сантехник, бораулаучы ярдәмчесе һ.б.
Ярминкәдә барлыгы 25 кеше булды.