Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Мин үзем белән гармониядә» дигән темага «Туган кешеләр» клубы кысаларында дәрес үткәргән. Чараның максаты – психоэмоциональ халәтне тигезләү.
Дәрес барышында катнашучылар «Күбәләк», «Кәефем чәчәге», «Тормыш тамыры», «Петуния чәчәге», «Әгәр мин чәчәк булсам...» дигән музыка астында арт-терапевтик һәм ял итү күнегүләрен башкардылар. Бу биремнәр тынычланырга, эчке тискәре эмоцияләрдән арынырга мөмкинлек бирде. Катнашучыларга иң ошаган күнегү «Петуния чәчәге» булды. Ул түбәнкамалыларны позитив җайга салды.