«Тәтеш балкышы» үзәгендә вирусларга ничек каршы торырга кирәклеге турында сөйләделәр

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече Матвеева Мария Ивановна актив озын гомерлелек төркеменә килгән пенсионерларга кулланучылар хокуклары, сыйфатсыз товарны ничек кайтарырга, товар чегы югалган очракта нишләргә, сыйфатлы товарларны ничек алмаштырырга һәм кире кайтарырга кирәклеге турында сөйләде.

Моннан тыш, ведомство вәкиле «Профилактик прививкалар уздыру тәртибе» темасына әңгәмә уздырды. Ул гриппны һәм кискен сулыш вирусы инфекцияләрен профилактикалау чаралары, шулай ук бу авыруларның симптомнары ничек аерыла, авыруларның беренче билгеләрендә нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләде.

Чара вакытында COVID-19 вирусының яңа очраклары статистикасы яңгырады. Өлкән буын алган мәгълүматлар өчен Мария Ивановнага рәхмәт белдерде һәм чакырылган кунакка ныклы сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International