«Робинзон» социаль приютларда тәрбияләнүчеләрне җыйды

2022 елның 9 сентябре, җомга

Кичә ТР Менделеевск районындагы «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган «Робинзон» хәрби-патриотик җыелышында катнашканнар.

Чара Чаллы шәһәренең «Каенкай» ял итү базасында оештырылды һәм үткәрелде.

Җыелыш балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны, хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне кисәтү максатыннан үткәрелде һәм өч этапта уздырылды:

1 этап – интеллектуаль-танып белү этабы;

2 этап – хәрби-спорт этабы;

3 этап – музыкаль этаб.

Катнашучылар өчен оештыручылар үткәргән «КамАЗ» автомобиле макеты ясау буенча мастер-класс, «Көзге текстура» скетчингы, көнчыгыш көрәш алымнарын өйрәнү, балавыздан һәм шоколад фигураларыннан шәм, ике зур аюдан флешмоб көтелмәгән сюрприз булды.

«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр командасы бәйгенең барлык этапларында үзләрен лаеклы күрсәтте. Балаларга бүләкләр тапшырылды: туплар, «Дартс» уены, «Мәккәгә сәяхәт» китабы һәм мактау грамотасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International