Тәҗрибә белән уртаклашу: Дәрвишләр балалар интернат-йортында Мәскәү өлкәсеннән килгән коллегалар булып китте

2022 елның 27 мае, җомга

Психик бозылулары булган гражданнар өчен билгеләнгән Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында  26 майда «Филимонки» Гаилә үзәге (Мәскәү өлкәсе) белән берлектә чара узды. Анда депутат Эльвира Бородина, медик-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире, «Филимонки» стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе табиб-педиатры Анна Фомина, әлеге үзәкнең биш тәрбияләнүчесе, шулай ук Дәрвишләр балалар интернат-йорты вәкилләре катнашты.

Очрашуның төп максаты булып сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган яшүсмерләрне социальләштерү һәм үстерү өлкәсендәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән учреждениеләр арасында тәҗрибә уртаклашу тора. Чара барышында балалар интернат-йорты һәм «Филимонки» гаилә үзәге эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре, эш принциплары һәм формалары, тәрбияләнүчеләрнең медицина, мәгариф, мәдәни һәм агарту тормышын оештыру тәртибе турында фикер алыштылар.

Учреждениеләр шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне мөстәкыйль тормышка әзерләү, озата барып яшәүгә әзерләү, стационар учреждениеләрдә реабилитация чараларын оештыру мәсьәләләрен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International