Түбән Камада «Үзенчәлекле балалар хакына игелек» проекты кысаларында семинар узды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

2 апрельдә «Үзенчәлекле балалар хакына игелек» проектын тормышка ашыру кысаларында «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан чара үткәрелде. Ул В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалында узды.

Әлеге чарада Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Сунеева һәм учреждение психологы Наталья Емельянова, шулай ук үзәктә социаль хезмәтләр алучы ата-аналар катнашты.

Биш төрле мәйданчыкта семинарлар һәм тренинглар үткәрелде: балага үсеш бирүче пространствога керергә ярдәм итүче буларак тьютер-волонтерларны әзерләү буенча тренинг, сәламәтлекләре чикле булган балаларның ата-аналары белән психокоррекцион эш буенча киләчәктә системалы чаралар уздыру өчен педагог-психологлар өчен семинар һ.б.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе А.А. Тарханова, Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты һәм муниципаль район башлыгы Р.Х. Муллин катнашты.

Семинар кысаларында белгечләр мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, яңа эш юнәлешләре һәм методлары турында сөйләделәр, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Докладлар белән «Веста» үзәге белгече, Түбән Кама шәһәренең психологик-медик-социаль ярдәм күрсәтү үзәге, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы, «Сила в детях» Хәйрия фонды, «Могҗиза-балалар» дәвалау педагогикасы үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма вәкилләре чыгыш ясадылар.

Семинарда катнашучылар үз эшләрендә куллану өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International