Өлкән яшьтәге татарстанлылар скандинавия йөреше техникасын уңышлы үзләштерә

2021 елның 12 ноябре, җомга

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында төрле спорт чаралары, шул исәптән скандинавия йөреше буенча дәресләр үткәрелә.

Хәрәкәт активлыгының мондый төре организмга зур файда китерә, ә саф һавада йөрү хәл торышын яхшырта һәм тәрбияләнүчеләрнең кәефен күтәрә. Скандинавия йөреше хәрәкәт активлыгын торгызырга ярдәм итә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр мөстәкыйль дәресләр оештыру методикасына өйрәнә.

Дәресләр учреждение территориясендә, чыршылар һәм миләш аллеясы тирәли, махсус маршрут буенча оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International