2020 елның ноябрендә Бөтенроссия халык фронты «Аның турында» федераль проектын башлап җибәрде, ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче хатын-кызларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Проектның максатчан аудиториясе – 5 миллионга якын хатын-кыз.
«Аның турында» проектының уникальлеге аның комплекслы якын килүендә, ул ике төп блокны гамәлгә ашырудан гыйбарәт:
1. Ял итеп алу: мәдәни-ял чаралары, мастер-класслар, психологлар белән очрашулар, модалы дефиле, фотосессияләр, тематик экскурсияләр һ. б.;
2. Баскычлар: һөнәри юнәлеш бирү, квалификация күтәрү, яңа һөнәрләр үзләштерү, эшкә урнаштыру һ. б.
Хәзерге вакытта проектта Россия Федерациясенең 25 субъекты катнаша, кушылган төбәкләр саны даими рәвештә арта. Татарстан Республикасында проект 2020 ел ахырында активлаша башлады.
Проект турында тулырак мәгълүмат биредә >>.