10 нчы август көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Болгар шәһәренә бардылар. Сәфәрне «Интегра тур» туристик компаниясе оештырды, ул уңайлы автобус һәм тәҗрибәле экскурсовод белән тәэмин итте.
Болгар архитектура-тарихи комплексы – ил өчен мөһим мәдәни һәм дини әһәмияткә ия булган кыйммәтле тарихи объект. Социаль хезмәт алучылар тарихка кагыла алдылар, борынгы әйберләр, күп тарихи һәйкәлләр күрделәр. Экскурсия аларга бик күп уңай эмоцияләр һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте.