11 нче август көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эшләпәләр конкурсы үткәрелде. Бәйрәм башында әбиләр үзләре бизәгән эшләпәләрне күрсәттеләр, ә соңыннан катнашучыларга тематик викторина тәкъдим ителде.
Конкурсантлар баш киемнәре турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр, шулай ук җырладылар һәм биеделәр. Иң яхшы эшләпләрнең авторларын интернат-йортта яшәүче ир-атлардан торган жюри билгеләде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый конкурслар өлкәннәрнең иҗади сәләтләрен, үз-үзләренә ышанычын үстерә, кәефләрен яхшырта.