«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

11 август көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физик культура буенча инструктор Т. О. Хәлиуллина массакүләм спорт чарасы үткәрде. Ул Россиядә августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә торган Физкультурачылар көненә багышланган иде.

Әлеге чарада 15 бала катнашты. Аларга бу бәйрәм көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, балалар Токиода узган Олимпиадада илебез спортчыларының җиңүләрен искә төшерделәр, физкультурачы өчен кирәкле сыйфатларны атадылар.

Чара хәрәкәт активлыгын, реакция тизлеген һәм чыдамлылыкны үстерүгә юнәлтелгән уеннардан торды. Балаларның күбесе лидерлык сыйфатларын һәм командада эшли белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International