«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы узды

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

11 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә саф һавада физкультура-сәламәтләндерү дәресе үткәрелде. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында оештырылган чара социаль хезмәт алучыларның физик күнекмәләрен үстерүгә һәм аларның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

Күнегүләр ритмик музыка астында башкарылды, бу арыганлыкны җиңәргә ярдәм итте, хәрәкәтләрне үтәү техникасын үзләштерүне тизләтте. Интенсив хәрәкәтләнешләрдән соң сулыш өчен күнегүләр башкарылды. Социаль хезмәт алучылар инструктор тәкъдим иткән күнегүләрне бик теләп башкардылар һәм кәефләренең һәм гомуми хәлләренең яхшыруын билгеләп үттеләр.

Әлеге чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International