«Яңарыш» үзәгендә талантлар эзлиләр

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында 10 август көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Алло, без талантлар эзлибез» дип исемләнгән иҗади конкурс узды. Анда 30 социаль хезмәт алучы катнашты.

Һәр конкурсант үз сәләтен күрсәтте. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, музыка уен коралларында уйнадылар, сәхнәләр уйнаттылар, рәсемнәрен күрсәттеләр. Һәр баланың чыгышы алкышлар белән каршы алынды.

Барлык катнашучылар да дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны сәнгатьнең заманча формаларына җәлеп итәргә ярдәм итә, иҗади сәләтләрен үстерә һәм үз көчләренә ышаныч тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International