Балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү, балаларның хокукый аңын тәрбияләү максатыннан 10 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр белән «Мин үз гамәлләрем өчен җаваплылык тотам» дигән әңгәмә үткәрделәр.
Тәрбияче Алексей Шатков балаларга хокук бозуларның нәтиҗәләре, хокукка каршы гамәлләр өчен җаваплылык төрләре турында сөйләде. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр тематик биремнәр үтәделәр, шул рәвешле дәрестә алган белемнәрен ныгыттылар.
Профилактик чара ахырында катнашучылар «Хокук бозуны ничек булдырмаска» дигән белешмәлек алдылар.