«Маяк» социаль адаптация үзәге хезмәт алучылар өчен экскурсия оештырды

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

10 август көнне Бөгелмә районындагы Билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен «Маяк» социаль адаптация үзәге һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хәйрия экскурсиясе оештырдылар. Чара кысаларында социаль хезмәт алучыларга «Бөгелмә XVIII һәм XIX гасырларда» дигән темага лекция укыдылар, аларны шәһәр һәм район тарихы белән таныштырдылар.

Музейда төрле кызыклы стендлар, панорамалар, кораллар һәм хәрби форма үрнәкләре экспонатлары, инсталляцияләр күрсәтелгән.

Әңгәмә кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Кунакларның барлык сорауларына да музейның фәнни хезмәткәрләре җаваплар һәм аңлатмалар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International