Югары Ослан интернат-йорты карамагындагы әби 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Наумова Раида Григорьевна янына район башлыгы Марат Зиатдинов килеп китте. Ул Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котлады.

Марат Галимҗан улы Раида Григорьевнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын тапшырды, сугыш елларында фидакарь хезмәте өчен әбигә ихлас рәхмәтен белдерде. Әби, үз чиратында, кунакка интернат-йортта ничек яшәве турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International