Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мандалотерапия технологиясен кулланып эш дәвам итә. 10 августта узган чираттагы мастер-класста тәрбияче Инна Нурмиева җитәкчелегендә мандаланы тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары ясады.
Эштә кызыл фасоль, ак роза һәм лилия чәчәкләренең таҗлары кулланылды. Мастер-класс «Бии торган мандалалар» музыкасы астында үтте.
Эш төгәлләнгәннән соң, катнашучылар аның сәнгати тасвирламасына күчтеләр: иҗади эшләренә исем уйлап таптылар, хис-тойгылары турында сөйләштеләр.
Белгеч сүзләренә караганда, мандала ясау дәресләрендә эмоциональ киеренкелек һәм борчу дәрәҗәсе кими һәм хис-тойгыларны күрсәтү мөмкинлеге туа.