«Синең һөнәр сайлавың» программасын тормышка ашыру кысаларында 9 август көнне Мамадыш районының «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Аны приют тәрбиячесе Р. Ахунҗанова һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең өлкән инспекторы И. Нотфулла кызы үткәрделәр.
Чарада өлкән төркем балалары катнашты. Белгеч аларга мәшгульлек үзәгенең яшьләр белән эшләү юнәлешләре турында сөйләде, һөнәр һәм уку йортларын сайлау буенча киңәшләр бирде. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр «Мин кем булырга телим» дигән тест уздылар һәм үзләренең һөнәри сәләтләрен билгеләделәр. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.