Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Безгә еллар куркыныч түгел, күңел генә яшь булсын!» дигән социаль проектны тормышка ашыралар. Ул Татарстан Республикасы территориясендә «Лукойл» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә җиңү өчен грант ярдәме алды.
Социаль проект өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрүгә, аларның психик һәм физик сәламәтлеген торгызуга һәм саклауга, картаю процессын акрынайтуга юнәлдерелгән. Максатчан төркемдә катнашучылар белән магнитотерапия ярдәмендә физик тернәкләндерү буенча, велотренажер ярдәмендә кул һәм аяк мускулларын ныгыту буенча мастер-класслар үткәрәләр, тозлы лампалар кулланып дәвалау-профилактика дәресләре оештыралар.
«Безгә еллар куркыныч түгел, күңел генә яшь булсын!» проекты өлкән яшьтәге гражданнарга һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ялгызлыкны җиңәргә, физик активлыкны, оптимизмны саклап калырга һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.