6 нчы августта балада аралашу күнекмәләрен һәм үз-үзен адекват бәяләүне формалаштыруга юнәлдерелгән «Яхшы үзгәрешләр» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Евгения Бочкарева төркемле дәрес уздырды. Чарада 11-14 яшьлек социаль хезмәтләр алучы җиде балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес үз-үзеңә һәм башкаларга карата игътибарлы караш, толерантлык формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Балалар «Социаль рольләр уйнап карау» һәм «Басма» күнегүләрен башкардылар, бергәләп толерантлык эмблемасын ясадылар.