«Өмет» үзәгендә карамактагыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен төрле ысуллар кулланалар

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидлареы озак вакыт карау системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Аның эше өйдә социаль хезмәт күрсәтүне үстерүгә һәм өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе лекция һәм практик дәресләр курсы рәвешендә гамәлгә ашырыла. Чаралар комплексы үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте кимегән кешеләрне караучы затларга мәгълүмат һәмонсультация бирүгә, аларга психологик ярдәм күрсәтүгә, шулай ук сыйфатлы карау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә карамактагыларның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан массаж туплар һәм шарлар, ярымшарара такта кулланалар. Алар нерв системасының эшчәнлеген активлаштыра, бу сөйләм күнекмәләрен интенсив үстерүгә көчле этәргеч бирә, киеренкелекне һәм тонусны бетерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International