«Интегра тур» проекты кысаларында республиканың социаль хезмәт алучылары бик теләп төрле экскурсияләргә йөриләр. Проект физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм пенсионерлар өчен махсуслаштырылган экскурсияләр үткәрүгә юнәлтелгән.
Әйтик, 7 август көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылары Бөтенроссия Спас ярминкәсендә булып кайттылар. Шушы көннәрдә «Интегра тур» проектында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр катнашты.
Иртәдән интернат-йорт янына инвалидлар өчен күтәргечле махсус автобус килеп туктады. Автобуста урын алып, өлкәннәр психолог Светлана Исмәгыйлева белән юлга кузгалдылар. Экскурсия кысаларында алар Казанның Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә, Раифа Богородица монастырендә булдылар. Көне буе диярлек юлда булуга карамастан, өлкәннәр үзләрен бик яхшы хис иттеләр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
