«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Буа районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен саф һавада йөрүләр оештырыла. Мондый чаралар социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген саклау, аларны сәламәтләндерү, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
«Авыруга, аның таралу тизлегенә, симптомнарның чагылышына карамастан, социаль хезмәт алучылар физик активлыкка, кояш һәм һава ванналарын кабул итүгә мохтаҗ. Саф һавада йөрү апатия, депрессия белән көрәшергә мөмкинлек бирә, тәрбияләнүчеләрнең психоэмоциональ фонын яхшырта, йокысызлыкны бетерүгә ярдәм итә», – ди өлкән шәфкать туташы Марина Сайкина.