Яшь казанлылар өчен «Мин яратам сине, Татарстан» дигән дәрес оештырылды

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Мин яратам сине, Татарстан» дигән интерактив дәрес уздырдылар. «Тарих эзләре буйлап» циклыннан узган чарада социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.

Дәрестә балалар республиканың географик картасы, «Тарих эзләре буйлап» презентациясе белән таныштылар, интерактив әңгәмә барышында Татарстан Республикасының дәүләт символикасы турында белемнәре белән уртаклаштылар. Танып-белү викторинасында катнашу туган як турындагы белемнәрне тикшерергә мөмкинлек бирде.

Мондый дәресләр танып-белү әһәмиятенә генә ия түгел, алар балаларда коммуникатив күнекмәләр, командада эшли белү сәләтен дә үстерә, бу балигъ булмаганнарны социальләштерүнең мөһим факторы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International