Россиядә Фән һәм технологияләр елы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Инна Нурмиева интеллектуаль уен үткәрде. Жюри составына тернәкләнүчеләрнең ата-аналары керде.
Уен һәр балада үз көченә, сәләтләренә һәм мөмкинлекләренә ышаныч уятуга юнәлтелгән иде. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Катнашучылар командада бергәләп эшләп кенә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын аңладылар. Ярыш ахырында нәтиҗәләр ясалды, балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Тәрбияче билгеләп үткәнчә, мондый интеллектуаль уеннар балаларны уртак иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәргә һәм балаларның танып-белү кызыксынуларын үстерергә мөмкинлек бирә.