Яшел Үзәндә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 49 кеше килде

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

5 нче август көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Ул саф һавада, учреждение бинасы каршындагы мәйданчыкта узды.

Чарада алты предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты: «ПФМК» ҖЧҖ, «Яшел Үзән җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Шатлык академиясе» балалар гаилә үзәге ҖЧҖ, «АДС-05» ҖЧҖ, «Стройкомплект» ҖЧҖ һәм «Итле Китчен» компаниясе. Эш бирүчеләр тарафыннан күп төрле вакансияләр тәкъдим ителде: пешекче, администратор, менеджер, хисапчы, хезмәтне саклау буенча белгеч, уку хуҗалыгы белән идарә итүче, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь-сантехник, автомобиль йөртүче һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә эшсез һәм эш эзләүче гражданнар – барлыгы 49 кеше катнашты. Эш бирүчеләр белән әңгәмә нәтиҗәләре буенча бер кеше эшкә урнашты, эшкә урнашу өчен 15 юллама бирелде. Шулай ук чара кысаларында татарстанлылар хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International