«Веста» социаль ярдәм үзәге арт-терапия проектын гамәлгә ашыра

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

2021 елның июненнән Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсе» проекты тормышка ашырыла. Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, шул исәптән менталь тайпылышлары булган балаларны социальләштерү һәм иҗади үстерүгә юнәлдерелгән. Проект кысаларында максатчан төркемдә катнашучылар дүрт модульне үз эченә алган укыту дәресләре курслары узачак.

Июль аенда «Күңелле сәдәфләр» модуле старт алды. Шулай итеп, 5 августта социаль эш буенча белгеч Ләйсән Сунеева хезмәт кабинетында чираттагы төркемле дәрес үткәрде. Куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен кабатлагач, балалар сәдәфләрдән эшләнмәләр ясарга тотынды. Дәрес кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International