Лениногорск халкына социаль контракт төзү тәртибен аңлаттылар

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында чираттагы мәгълүмати сәгать узды.

Социаль эш буенча белгеч Лилия Зарифуллина 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында сөйләде. Лениногорскилыларга әлеге социаль ярдәмне күрсәтү мөмкинлекләре һәм тәртибе турында сөйләделәр, социаль контрактның гамәлдә булу вакытын, аны рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеген аңлаттылар. Шулай ук гаилә кеременең дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итүче вариантлар җентекләп каралды.

Гражданнар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар. Бер гаилә мисалында социаль адаптация чаралары планы каралды, һәр юнәлешнең үтәлеше сроклары билгеләнде. Чара ахырында очрашуда катнашкан һәр кеше тематик белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International