«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2021 елның 9 августы, дүшәмбе

6 августта Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Марина Сәгыйдуллина мәктәп яшендәге балалар белән «Ут һөнәре» дигән әңгәмә үткәрде. Профилактик чараның максаты тәрбияләнүчеләр арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау һәм янгын чыккан очракта гамәлләрне кабатлау иде.

Балалар чираттагы тапкыр утның бик күп бәлаләр китерергә мөмкин булуын искә төшерделәр, янгын сүндерүчеләрнең катлаулы хезмәте турында күп кенә кызыклы мәгълүмат белделәр. Тәрбияче белән бергә балалар янгын чыкмасын өчен нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге һәм янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр. Катнашучыларга шулай ук конкурслар һәм уен-викториналар да тәкъдим ителде, алар алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International