Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль участокларның берсендә «Минем дустым светофор» дигән кызыклы чара уздырдылар. Балигъ булмаган балалар белән үткәрелгән дәреснең максаты – юл йөрү кагыйдәләре турында белемне ныгыту.
Аерым игътибар светофорлар белән җайга салына торган чатларда кагыйдәләргә бирелде. Балаларга әкият персонажлары килде, алар белән бергә юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар. Табышмаклар чишкәндә, уеннар уйнаганда, катнашучылар алган белемнәрен ныгыттылар.
Чараны оештыручылар фикеренчә, мондый дәресләр шулай ук игътибарлылыкны, фикерли белүне яхшырта, әйләнә-тирә мохиттә ориентлашу сәләтен үстерүгә ярдәм итә.