Югары Ослан муниципаль районында 2021 елда 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк 770тән артык ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны йөреп чыгу планлаштырыла. Чараның максаты – яше һәм сәламәтлеге аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмый торган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, гражданнарның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыгына бәйле хәлләрне кисәтү буенча эш алып бару.
Чаралар график нигезендә башкарыла. Тикшерүләр авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә үткәрелә. Бүгенге көнгә «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 541 гражданда булып кайттылар инде. Күчмә чаралар барышында гражданнарга учреждениедә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, хезмәтләр исемлеге, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында сөйлиләр, өлкән яшьтәге кешене йөреп чыгу акты тутырыла. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләнгән очракта, белгечләр социаль хезмәтләр күрсәтү турында гариза бирү өчен документлар җыюда ярдәм итәләр.
Мондый чаралар вакытында газ, электр җиһазларының, мичләрнең техник торышына аерым игътибар бирелә. Өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм социаль мошенниклыктан саклану ысуллары турында белешмәлекләр тапшыралар.