Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында светофор көне узды. Социаль хезмәт алучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, викторинада һәм практик дәрестә катнаштылар.
Социаль учреждениедә яшәүчеләр бөтендөнья танылган җайланманың туган көне 1914 елның 5 августы саналуы турында,ә аны уйлап табучы – инженер Джеймс Хог икәнлеген белделәр. Тәрбияче Ирина Телицына светофор турында кызыклы фактлар белән уртаклашты, кайбер шәһәрләрдә, мәсәлән, Новосибирскида, юл хәрәкәтенең баш көйләүчесенә хәтта һәйкәлләр дә куелуы турында сөйләде. Шулай ук социаль хезмәт алучылар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар.
Кызыклы әңгәмәдән соң интернат-йорт карамагындагылар яшелчә, кәгазь һәм төсле катырга, савыт-саба өчен губкадан светофорлар ясадылар. Татьяна Ловчева мунча сөлгеләреннән ясаган светофор иң яхшысы дип табылды.