Зәйдә чираттагы эшсез гражданнар төркеме һөнәри уку узды

2021 елның 6 августы, җомга

5 нче августта Зәй шәһәрендә сигез эшсез кеше​ һөнәри укуын тәмамланды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юнәлеше буенча алар «Пешекче»​ программасы буенча укулар уздылар.

Укытуны оештыручы Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте иде. 320 академик сәгать дәвамында булачак пешекчеләр заманча технологияләр белән таныштылар, яңа рецептлар белделәр, азык-төлек чыгымын исәпләргә өйрәнделәр, җитештерү практикасын уздылар. Белем алганнан соң, эшсез гражданнарга тиешле квалификация​ һәм​ документ бирелде.

Квалификация турындагы документларны рәсми рәвештә тапшыруда гражданнар курсны оештыручыларга​ җылы рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм уку процессында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Бүгенге көндә шәһәрдә пешекче һөнәре буенча 14 вакансия бар. Бу тармак белгечләре бик кирәк һәм гарантияле рәвештә эшкә урнаша алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International